Хөрмәтова Эльвера Мәгдән кызының

шәхси сайты

 
 

Төп бит

Бәйләнеш

Сайт картасы

 

 

 

Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста,

 

аңа ни язсаң шул уелып кала

 

Ризаэддин Фәхреддин

   

Киң галәмнәрне колачлаган, ягымлы һәм күңелгә үтеп керерлек, горур,матур яңгырашлы, тирән мәгънәле укытучы һөнәре! Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Белем бирүче, башкаларга үрнәк булучы, һәр кешенең язмышында тирән эз калдыручы остаз ул!

   Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырылып килгән, безнең өчен бик тә кадерле булган гыйлемне балаларга өйрәтү - бик тә җаваплы эш.

   Мәктәп, укучылар арасында үткән утыз еллык гомер йомгагын сүткәндә, укытучы булу, аның һөнәренә ия булу минем хыялым да, максатым да дияргә була. Хәтер сандыгында үткәргән беренче дәресләрем. Дулкынлану, шул ук вакытта сүзләр белән генә аңлата алмаслык хис-кичерешләр. Миңа караган күзләр... Һәркайсының үз хыялы, үз дөньясы. Минем бурычым –шушы балаларны чын шәхес итеп тәрбияләү.

   Мин – укытучы, мөгаллимә. Балаларга белем бирүче, татар теленә мәхәббәт уятучы, аны сакларга өйрәтүче, әдәби геройлар белән бик күп төрле язмышларны күзәтүче...

    Һөнәрен яраткан,камиллеккә омтылган укытучы, балага шәхес буларак карап, иң мөһиме аның күңел дөньясын аңлап эш алып барырга тиеш. Бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддин  “Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, аңа ни язсаң шул уелып кала,”- дигән. Мин аның сүзләре белән килешәм, дөрестән дә, бала күңеле ак кәзазь бите кебек чиста,пакь .Аңа теләсә нинди сырлар сызарга мөмкин: матур бизәкләр дә, үрнәк өлгеләр дә, башкаларын да. Йөрәгең, күңел җылың белән үтеп кергәндә генә, укучы күңелендә үзеңә урын табып буладыр. Бу максатны күздә тотканда, туган тел, әдәбият дәресләре мәктәп программасында иң отышлы дәресләрнең берсе.Халык иҗаты, матур әдәбият укучы күңеленә тиз үтеп керүче, тәрбияләүче, үткәнне бүгенге һәм киләчәк белән тоташтыручы, яратуга, хөрмәткә юл яручы камил бер юл. Бишектә чакта ук Тукай әкиятләрен тыңлап, акны карадан аерырга, яраткан, сокланырлык камил геройларларны үрнәккә куеп тәрбияләнгән бала киләчәктә үз юлын табачак.

   Минем хыялым, эшемнең мәгънәсе – иманлы, игелекле, шәфкатьле, намуслы, белемле, тәрбияле укучылар үстерү. Тормыштагы сынауларны үтә белү, куйган максатларыңа ирешү, башкаларга үрнәк булу, әлбәттә, җиңел түгел. Моның өчен сабыр булырга кирәк. Тырыш,миһербанлы кешеләр генә җирдә изге гамәлләр кыла, тирән эз калдыра ала. Минем укучыларым да, шушы сыйфатларны югалтмыйча, тормышта үз урыннарын табырлар дигән өметтә калам.

  

 

 

Календари на любой год - Календарь.Юрец.Ру

 

 
 

Поиск по сайту

 
 

 
     
 

Статистика сайта

 
 

 

ССЫЛКИ